Сәламәтлек
29 сентябрь 2023, 07:38

Умырткама ни булды?

Хәзер бөтен аркам янып тора....

Умырткама ни булды?Умырткама ни булды?
Умырткама ни булды?

“Сихәт”кә килгән хатлардан...

                             Умырткама ни булды?

   Сорау:

   Йорт алдындагы бакчамда эшләгәндә, көтмәгәндә умыртка сөягемдә әллә нәрсә авырттырып шыртлады. Хәзер бөтен аркам янып тора. Бу нәрсә булды икән һәм нәрсә белән дәваланырга?

                                                     Нурия Исламова, Бүздәк.

   Җавап:

   Аркада шыртлаган тавыш ишетелү еш кына умыртканың буын чыгынтылары урыныннан күчүен күрсәтә. Шул сәбәпле, нерв очлары тартыла, кысыла һәм шешеп чыга.

   Авыртуны бетерү өчен даруханәләрдә сатылган ялкынсынуга каршы чаралар – “Диклофенак”, “Вольтарен”, “Мильгамма” препаратларын инструкцияләрендә күрсәтелгәнчә эчеп карагыз. Ялкынсыну бетсә, умыртка баганасы үзеннән-үзе табиги халәтенә кайтырга мөмкин.

   Шулай ук авыш яссы тактада баш белән аска табан ятуның яки дүртаякланып йөрүнең дә файдасы бар икән.  Иң мөһиме, авыр әйберләр күтәрмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз – аркагызны саклагыз!

       Фото: zartaclinic.co                              

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас