Сәламәтлек
25 сентябрь 2023, 07:18

Тән температурасын үлчәгәнегез бармы?

Ул түбән булса, сәламәтлек өчен хәвефле  икән. 

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Түбән тән температурасының  (гипотермия) хәвефе турында “Инвитро-Юг” клиникасының табиб-педиатры Алёна Перова сөйләгән. Белгеч гипотермия сәбәпле сулыш алу туктау куркынычы бар, ди.

Тән температурасының түбән булуы  йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм нерв системасы ягыннан тайпылышларга китерергә мөмкин. Йөрәк тибеше һәм сулыш алу туктавына китерү хәвефе дә бар. Моннан тыш, гипотермиядә кислородка  булган ихтыяҗ биш-алты тапкыр арта, ә бу гипоксияле кешеләр өчен аеруча куркыныч”, – дип сөйләде белгеч.

Тән температурасының түбән булуы сәбәпле брадикардия (йөрәк ритмының акрынаюы) үсешергә һәм канның ак күзәнәкләре функциясе басылуы  (иммунитетка уңай булмаган йогынты) барлыкка килергә мөмкин, ди Перова.

Гипотермия белән физик ысуллар ярдәмендә  көрәшергә була: җылы ванна, җылы кием, грелка да кулланырга мөмкин. Тән температурасының озак вакыт дәвамында түбән булган  яисә аның билгеләре көчәйгән очракта  табиб терапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Ул исә тар белгечләргә: неврологка, кардиологка яисә эндокринологка юллама бирәчәк. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас