Сәламәтлек
25 сентябрь 2023, 06:02

Симез кешеләр озак яшиме?

Табиб бу сорауга җавап биргән. 

fotoxcom.rufotoxcom.ru
Фото:fotoxcom.ru

Озын гомерлеләр арасында симез гәүдәле кешеләр юк. Бу хакта “Говорит Москва” радиостанциясе эфирында Б.В. Петровский исемендәге  Русия хирургия фәнни үзәгенең диафрагма дисфункцияләре һәм йөрәк авыруларын хирургик дәвалау бүлеге мөдире Андрей Лысенко хәбәр итте.

Русия медигы сүзләренчә, симерү  яшәүнең барлык өлкәләренә дә начар йогынты ясый. “Әгәр пациентта симерү икән, аның яралары озаграк төзәләчәк. Әгәр авыруның йөрәккә ясаган операциядән соң яралары төзәлми икән, бу  бик катлаулы өзлегүгә санала”, – ди белгеч.

Лысенко шуны да өсти: гәүдә авырлыгы чамадан тыш артык булганнар артериаль гипертензия, шикәр диабеты, сулыш алу  бозылу һәм башка чирләрдән җәфа чигә.

Табиб симез гәүдәлеләр өчен теләсә нинди операция җитди хәвеф белән яный, ди.  

“200 килограммлы  авыруга аппендицитка операция ясау – бик зур проблема. Наркоз, ясалма сулыш алу, операциядән  соң  озак төзәләчәк яралар – болар бар да пациент өчен  өзлегүләр белән яный”,  – дип нәтиҗә ясады табиб. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас