

COVID-19ның яңа “пирола” штаммының төп билгеләре хакында профессор, “Медскан” компанияләр төркеменең медицина директоры Светлана Каневская сөйләде.
Ковидның “пирола” штаммын йоктырганнарда югары тән температурасы, хәлсезлек, борын тыгылуы, ютәл булырга мөмкин.
“Кешенең аппетиты югалырга мөмкин, диарея, авыруларда күңел болгану һәм хәтта косу да очрый. COVID-19ның башка штаммнарындагы кебек ис сизү югалырга мөмкин”, – дип өсти табиб.
Каневская сүзләренчә, “пирола” омикронга караганда да йогышлырак. Вирус йоктыру хәвефен гади гигиена һәм социаль дистанция кагыйдәләрен үтәп киметергә мөмкин. Моңа өстәп, табиб җәмәгать урыннарында маска кияргә киңәш итә.
Әйткәндәй, Мәскәүдә ике атна эчендә COVID-19 йоктыру 2,5 тапкырга арткан.
Чыганак: Moslenta.ru