

Пар салып мунчада чабынган вакытта матдәләр алмашы 1,5-2,5 тапкырга тизләшә икән.
Шул вакытта йөрәк ешрак тибә башлый, организмда кислород запасы арта. Бронхиаль астма (әгәр приступлары артык еш күзәтелмәсә), ревматизм, периферик кан әйләнеше бозылганда мунча керү файдалы, ди галимнәр. Әгәр кешедә яман шеш, эпилепсия, миокард инфаркты (6 айга кадәр), стенокардия, югары температура булса, белгечләр мунча керергә киңәш итмиләр.
Мунча кереп ябыгырга теләүчеләр дә шактый. Ләкин аларга ашыгырга киңәш ителми икән: чөнки бу һич тә нәтиҗәле ысул түгел, ди. Аның файдасы булса да, озакка бармый. Ни өчен дисезме? Чөнки мунча кергәндә ябыгу тик организмнан бүленеп чыккан тир исәбенә, тән тиресендәге суның кимүе аркасында гына күзәтелә.
Ләкин... ул бик тиз вакыт эчендә тулылана. Алай гына да түгел әле, “икенче вакыт шундый сынау була калса...” дип, организм сыеклыкны үзенә запас белән, артыграк та туплап куярга мөмкин, имеш. Менә шуннан соң уйлап карагыз инде!
Фото: alexpar.ru