Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 сентябрь 2023, 10:54

Коронавирусның яңа төре чыккан

Вирусның бу варианты "пирола" дип атала. 

m.5-tv.ru
Фото:m.5-tv.ru

Коронавирусның “пирола” дип йөртелгән яңа варианты (BA.2.86)   өстәмә мутацияләргә ия һәм омикрон-штаммның элегрәк ачыкланган  вариантлары белән чагыштырганда ныграк йогышлы, диләр Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә.

Ведомствода  омикрон-штаммга туры китереп ясалган вакциналар пироланың катлаулы формаларын киметүдә нәтиҗәле, дип тә өстиләр. Русиядә “корона”ның бу яңа вариантын ачыклар өчен тестлар бар, вирусны уңышлы дәвалау өчен препаратлар да җитәрлек, диләр Роспотребнадзорда.

Моннан тыш, Кытай һәм Швециядә үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләренә ярашлы, пирола “икенче омикрон” кебек бәяләнми.

Моңа кадәр медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков Русиядә коронавирус белән авыручанлыкның иң югары ноктасы ноябрь аена туры киләчәк, дип фаразлаган иде. Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыручы русиялеләрнең  саны  август ахыры-сентябрь башында арта башлаган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: