Сәламәтлек
16 сентябрь 2023, 06:46

Эчкечелек. Аннан котылу мөмкинме?

Әгәр без бу юлларны япсак, аракыга бәйлелек тә юкка чыгачак...

Эчкечелек. Аннан котылу мөмкинме?Эчкечелек. Аннан котылу мөмкинме?
Эчкечелек. Аннан котылу мөмкинме?

Исерткеч эчемлекләргә бәйлелек баш миендәге аерым юлларның чамасыз активлыгы белән бәйле, дип белдерә галимнәр. Димәк, әгәр без бу юлларны япсак, аракыга бәйлелек тә юкка чыгачак...

   Америка галимнәре, ниһаять, эчкечелекне дәвалауда яңа ысул уйлап тапкан. Алкоголь куллану белән бәйле тайпылыш, чынлыкта, хәтернең өйрәнү һәм эше процессы. Алкоголь – ул бүләк һәм хәтта без аны кабул иткән урынны бу бүләк беләй бәйле күз алдына китерергә өйрәнәбез,- ди тикшерүләр авторы, неврология профессоры Дорит Рот.

   Спиртлы эчемлеккә бәйле кешеләрне коткару ике яңа молекулада, ди профессор. Аларны эшкә җигү – фильтр кебек эш итә һәм баш миенә патогеннарны һәм потенциаль зыянлы матдәләрне кертми. Әлеге вакытта яңа ысул өстәмә тикшеренүләр үтә, озакламый аны киң практикада куллана башларга җыеналар. Ысулны куллану башланса, эчкечелек зәхмәтенән котылу юллары ачылыр иде инде.

Фото: smotrim.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас