

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сәламәтлекне юкка чыгаручы өч гадәтне атады.
“Кеше сәламәтлеген юкка чыгаручы беренче гадәт – арт санда тик кенә утыру. Икенчесе – төшенкелеккә бирелү, һәм өченчесе – күп нәрсәгә артык җитди мөнәсәбәттә булу”, – ди табиб.
Медик шулай ук фатализмны (Фатализм –алдан билгеләнгән, котылгысыз язмышка ышану. Фатализм шәхси ихтыярны, кеше хисләрен һәм акылын кире кага.) сәламәтлек өчен кирәкле шарт дип атады. “Все-таки, как говорится, делай, что должно, и будь, что будет”, – ди Мясников.
Белгеч фикеренчә, һәр кеше тормышта бар да аның ихтыярынча була алмавын аңларга, аз булса да фаталист булырга тиеш.
Ә сез кешенең язмышы туганчы ук маңгаена язылып куелган дигән сүзләргә ышанасызмы, дуслар?
Чыганак: lenta.ru