Сәламәтлек
15 сентябрь 2023, 05:43

Киптерелгән җиләк-җимеш: файдалымы, әллә зыянлымы?

Сез ничек уйлыйсыз? 

mykaleidoscope.rumykaleidoscope.ru
Фото:mykaleidoscope.ru

Киптерелгән җиләк-җимешне чамадан күп ашау аркасында симерү хәвефе бар, дип кисәтә үзенең Телеграм-каналында медицина фәннәре докторы, МДУның фундаменталь медицина факультетының өлкән фәнни хезмәткәре Зөһрә Павлова.

“Киптерелгән җиләк-җимеш, бер караганды бик файдалы,  әмма икенче яктан мәкерле дисәң дә була. Аларны еш кына сиропка манып киптерәләр. Сатучыдан бу хакта сорап була, әлбәттә, әмма ул дөресен әйтер микән”, – ди Павлова.

Күпләр эш өстәленә кечкенә савытларга киптерелгән җиләк-җимеш салып куярга ярата, кул ирексездән шунда үрелә. Нәкъ шуңа аларны чамадан тыш ашарга мөмкин дә, ди табиб.

Белгеч киптерелгән җиләк-җимешкә даруга караган кебек карарга–  аларны аз-азлап һәм ашаганнан соң кабул итәргә киңәш итә.

Эндокринолог киптерелгән җидләк-җимешнең файдасы хакында да искә төшерде. Мисал өчен, караҗимеш эч катканда булыша, ә инҗир белән күрәгә йөрәк өчен файдалы. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас