Сәламәтлек
15 сентябрь 2023, 06:22

Бала бавырда “утырамы”?

Тормышта нинди генә очраклар теркәлми...

Бала бавырда “утырамы”?Бала бавырда “утырамы”?
Бала бавырда “утырамы”?

Тормышта нинди генә очраклар теркәлми...

   Корсак куышлыгындагы йөклелекнең нинди генә төрләре очрамый икән ул, дуслар. Мәсәлән, Кытай табиблары бик тә сирәк очрый торган, әмма шулай да кабатланып торган йөклелекләр турында бәян иткәннәр.

   Мондый хәлләр аталандырылган күкәй күзәнәкнең аналыкка барып җитә алмыйча, корсак куышлыгына эләгүе нәтиҗәсендә, “дөрес булмаган” шартларда үсә башлавыннан барлыкка килә икән. Әлбәттә, мондый чакта табиблар, хатын-кызның гомерен саклап калу өчен, йөклелекне өзәргә мәҗбүр булалар.

   Бервакыт Кытайның Шанхай Үзәк бәби тудыру йортында, аналыктан баланы таба алмагач, табиблар операция ясап карарга уйлыйлар. Нәтиҗәдә, 10-12 атналык яралгыны әнисенең... бавырыннан табып алалар.

   Бавырдагы йөклелек – сирәк очрый торган хәл: күкәй күзәнәкләр корсак куышлыгы буйлап күтәрелү очрагы бик сирәк күренеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, дөньяда нибары дистәдән артык кына шундый очрак теркәлгән.

Фото: ru.wikipedia.org

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас