

Табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең Телеграм-каналында составында углеводлар булган иң зыянлы ризыкларны санап чыккан. Төрле джем һәм кайнатмаларны ул аерып үткән, белгеч фикеренчә, алар составында еш кына җимешләргә караганда шикәр күбрәк.
Эксперт джем, кофитюр, кайнатма ише ризыкларны сезонлы җиләк-җимешләр белән алыштырырга киңәш итә. Арытаба бу исемлеккә шулай ук составында күп шикәр булган йогыртлар, төрле камыр ризыклары кергән. Камыр ризыкларында шикәрдән тыш майлар да күп. Шушы ук категориягә табиб ак ипине дә кертә, ак ипидә, Павлова фикеренчә, файдалы матдәләр бик аз, ә углеводлар артык күп.
Ә иң соңгы урында – бал. Эндокринолог аның составында төрле шикәрләр күп, ди. Павлова балны шикәр бомбасы дип атаган.
Чыганак: Moslenta.ru