

Бүгенге көндә пластик көндәлек тормышыбызда зур урын алды. Шәп нәрсә үзе, әлбәттә, аннан җитештерелгән нәрсәләрне санап чыгу мөмкин дә түгелдер...
Ләкин... галимнәр чаң суга: пластикның микроскопик кисәкчәләре һәм җепселләре белән бүген диңгез-океаннар “буыла”. Алай гына да түгел: аның туфракта, сулыкларда бихисап булуы хакында әйтәләр. Микропластикны җир шарының иң-иң ерак урыннарында, шул исәптән, диңгез төпләрендә һәм дөньядагы иң биек таулар башында да табалар.
Микропластикның күләме нинди дисәгез, җавап мондый: ул диаметрда 5тән 100 микрометр диапазонында. Микропластик кисәкчәләре биналар эченә һәм һавага төрле чыганактан эләгә. Мәсәлән, синтетик текстиль бинага микропластик эләгүнең төп сәбәпчесе булып чыккан. Шулай ук автомобиль шиналары, йорт җиһазлары, чүплекләр дә үз өлешен кертә. Халык күбрәк яшәгән җирдә микропластик та күбрәк була.
Бүген галимнәр пластик кисәкчәләрнең кеше үпкәсенә агулы тәэсир итүе турында чаң кага. Ләкин кешелек пластиктан баш тарта алмас шул инде хәзер...
Фото: ecogrizzly.sho