Сәламәтлек
8 Сентября 2023, 13:13

Организмга хәл кертүче төнәтмә

Язлы-көзле кеше организмы талчыга, хәлсезләнә. Мондый чакта күпләр тизрәк дәваханәләрга ашыга һәм төрле витаминнар, хәтта дарулар сатып ала башлый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Организмга хәл кертүче төнәтмәОрганизмга хәл кертүче төнәтмә
Организмга хәл кертүче төнәтмә

   Язлы-көзле кеше организмы талчыга, хәлсезләнә. Мондый чакта күпләр тизрәк дәваханәләрга ашыга һәм төрле витаминнар, хәтта дарулар сатып ала башлый.

   Ә бит иммунитыбызны ныгыта һәм көч-дәрт бирә торган нәрсәләр кул астында гына! Мәсәлән, шулар арасында гөлҗимеш аерым урын алып тора.

   Шифалы төнәтмә ясау өчен 2 балкашык кипкән гөлҗимеш өстенә 0,5 литр кайнап кына чыккан су коегыз да, тастымалга төреп, төнгелеккә калдырыгыз. Иртән бер стакан төнәтмәгә 1 балкашык бал өстәп эчеп куегыз. Төшке яки кичке аш алдыннан калганы белән сыйланыгыз.

   Берничә көннән тәнегезгә хәл керүен, кәефегезнең күтәрелеп китүен тоярсыз.

Фото: gastronom.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас