Сәламәтлек
8 сентябрь 2023, 09:40

Баш авыртуын ничек басарга?

Аның сәбәпләре төрле булуы мөмкин.    

Баш авыртуын ничек басарга?Баш авыртуын ничек басарга?
Баш авыртуын ничек басарга?

 

Аның сәбәпләре төрле булуы мөмкин.

Авыртулар даими кабатланса, табибка мөрәҗәгать итргә кирәк.Ә инде үзеңне сәламәт тоеп та баш авырта икән, менә бу киңәшләр бик ярап куяр. Әйе, баш  авыртуын басар өчен без дару кабып куябыз. Әмма дарулар белән артык мавыгрга да ярамый. Бөтен әшнең дә тәртибе бар, дөрес ризык ашап куеп та хәлдән чыгып була икән. Башыгыз авыртса, сез дә шулай эшләп карагыз әле.

Организмга су җитмәсә дә — баш авырта. Шуңа лимон телеме салынган бер стакан чиста су ярдәм итәргә мөмкин. Табиблар көн саен 6 стакан су эчәргә куша. Магний кан тамырларын йомшартып, организмны баш авыртуыннан саклый ала.

Тарттырылмаган ашлык ризыкларында җитәрлек күләмдә магний бар. Ул минерал чикләвекләрдә бик күп. Каһвә һәм чәй  ярдәме дә тияр. Аеруча баш авырту кан басымының үзгәрүе белән бәйле булса. Кофеин авыртуны басучы күп даруларда да бар. Ләкин чаманы онытмаска кирәк.. Зәнҗәбил (имбирь) ялкынсынуга каршы һәм анитигистамин үзлекләре ярдәмендә баш авыртуны баса ала. Аны кушып чәй пешерергә, маринадланган имбирь ашап куярга була.

Бәрәңгедә калий күп, шуңа ул баш авыртудан ярдәм итә. Аеруча аны мичтә әзерләсәгез яхшы. Ул натрий-калий балансын тергезә һәм организмдагы су күләмен онтрольдә тота.

Майлы балык та файдалы. Ашау арасында зур тәнәфес булса, кайбер кешеләрнең башы авырта башлый. Майлы балыктагы файдалы кислоталар мондый “ачлык авыртынуларын” булдырмый.

Фото: АО"Медицина".

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас