

Быел кычу чире (чесотка) белән чирләү очракларының артуы табибларны борчуга салган. Ел башыннан алып 118 очрак теркәлүе билгеле. Шуларның 76сы –балалар һәм 17 яшькә кадәрге үсмерләр.
Кычу чире кешедән-кешегә үзара бәйләнеш яки уртак предметлар белән кулланган вакытта йога. Беренче билгесе – тән кычыту, төнлә ул аеруча көчле була. Кашыган вакытта ярага инфекция керү куркынычы бар, бу исә төрле катлаулануларга китерә.
Чирне йоктырмас өчен даими душ керергә, эчке киемнәрне һәм постельне еш алыштырырга киңәш ителә. Һәр кешенең кигән киеме, мунчаласы һ.б. гигиена чаралары аерым булырга тиеш.
Фото: https://azbuka-med.ru/