

Уфада табиблар берьюлы 10 магнит шарчыгын йоткан баланы коткарганнар.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә өч яшьлек баланың әти-әнисе мөрәҗәгать иткән – сабый эч авыртуына зарланган. Табиблар корсак куышлыгын рентген аша тикшергәннәр һәм анда кечкенә магнит шарлары барлыгын ачыклаганнар. Нәтиҗәдә, алар баланың эченнән диаметры 3 миллиметр булган 10 шарны алганнар.
"Магнит шарлары — куркыныч уенчыклар, - дип ассызыклый белгечләр. – Алар эчәклекнең төрле урыннарында булып, бер-берсенә тартылалар. Бу эчәклек элмәкләренең хәрәкәтләнмәвенә, некроз, перитонит һәм сепсис барлыкка килүенә китерә”.
Чыганак: “Башинформ.