

Зәйтүн мае турында киң таралган мифны “Россия 1” каналында барган “О самом главном” тапшыруында табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников дөрес түгел, дип белдерде. Ул бу продукт бавырны чистарта алмый, диде.
“Без бавырны чистарта алмыйбыз, без аңа нибары зыян итми алабыз”, – дип аңлатты табиб.
Мясников зәйтүн маеның файдалы үзлекләрен санап үтте: составында майлы кислоталар бар, аны куллану диабет һәм йөрәк белән проблемалар куркынычын киметә. Ләкин, бу продукт артрит хәвефен арттыра һәм ревматоид артрит агымын начарайта.
Чыганак: Moslenta.ru