

Башкортстанда былтыр соңгы 20 елда алкогольдән агуланып үлүнең минималь күрсәткеченә ирешкәннәр. Республикада 12 айда 52 кешенең гомере өзелгән. Чагыштыру өчен: 2018 елда – 211, 2019 елда – 102, 2020 елда – 73, 2021 елда исә 57 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Шулай ук тәүге ярты еллыкта республикада исерек килеш кылынган җинаятьләр саны 11,6% кимегән.
Күрсәткечләрнең кимүе – хәмерне рөхсәт белән сату буенча планлы эш нәтиҗәсе, дип билгеләде сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.