Сәламәтлек
27 август 2023, 12:53

Хәтерне ничек сакларга?

Табиб киңәшләр бирә. 

laser-estet.rulaser-estet.ru
Фото:laser-estet.ru

Хәтерне саклау буенча киңәшләрен үзенең Телеграм-каналында табиб-эндокринолог, МДУның фундаменталь медицина факультетының өлкән гыйльми хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова бирде.

“Еш кына хәтер начараю, аеруча кыска вакытлы хәтер турында әйтүем, стресслар һәм чамадан тыш ару-талчыгу белән бәйле булырга мөмкин. Әмма  җитди авырулар да – неврологиядән башлап эндокрин системасы чирләренә кадәр (мисал өчен,  хәтер начараюына шикәр чире йогынты ясый)  – турында сөйләргә дә мөмкин. Һәм инде, әлбәттә, баш мие функцияләре кимүе  нейродегенератив авырулар (амиотрофик склероз, таркау склероз, Паркинсон авыруы, Альцгеймер авыруы, Хантингтон авыруы, күпсанлы системалы атрофия һәм прион авырулары) үсеше турында сөйләргә дә мөмкин”, – ди Павлова.

Белгеч билгеләвенчә, баш мие өчен эшчәнлек өлкәсен алмаштыру мөһим. Ул һәр һлкән яшьтәге кешегә эштән соң җәяү йөрергә яисә спорт залында шөгыльләнергә киңәш итә.

Хәтерне сакларга шулай ук даими уку, художество картиналарын карау, кроссвордлар чишү һәм викториналарда катнашу да булыша. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас