Сәламәтлек
25 август 2023, 18:23

30 яшьтә… Альцгеймер?!

Альцгеймерны картлар чире дип саныйлар.

30 яшьтә… Альцгеймер?!30 яшьтә… Альцгеймер?!
30 яшьтә… Альцгеймер?!

Әмма тикшеренүчеләр соңгы елларда әлеге чирнең яшәрә баруын раслый. Әлеге каһәр чирнең тәүге билгеләрен 30дан алып 64 яшькә кадәрле кешеләр үзләрендә сизеп кала ала. Бүген дөньяда аның белән 3,9 миллион кеше җәфалана.

Инглиз телетапшырулар алып баручысы Фиона Филиппска 62 яшендә Альцгеймер диагнозы куелган. Фиона чирнең башлангыч мәлләрендә аңы чуалуын һәм хәвефләнү билгеләрен тойган.

Олыгая башлаган кешеләр, тәү чиратта, хәтер югалту белән җәфалана башлый икән. Яшьрәк чакта исә башка билгеләр күзәтелә: алар игътибар йомшаруы, тирә-якны кабул итүе халәте үзгәрүе, кайсыберәүләр хәвефләнү тойгылары кичерә. Яшь кеше бу үзгәрешләр вакытлыча гына дип санап, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми. Хәер, медицина хезмәткәре яшь кешедәге хәвефләнүне башка төрле чир билгеләре итеп фаразларга мөмкин.

Тикшеренүләр яшь чагында Альцгеймер белән авыручыларның баш миендә үзгәрешләрнең тиз рәвештә баруын күрсәткән.  Картая башлаганда авырганнарга караганда аларның бу халәтләре агрессиврак булып чыккан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас