

4 билге иртә вакытларда ачыкларга ярдәм итәр.
Онкология авыруларын өйрәнүче белгечләр аны иртә вакытларда ачыклаурга ярдәм итәрлек билгеләрен атаганнар.
Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бу дүрт билге нидән гыйбарәт соң:
- авызда яки телдә озак төзәлми торган җәрәхәтләр яки таплар,
- бетми торган йөткерү,
- тән тиресендә озак бетми торган җәрәхәтләр,
- даими рәвештә сару кайнау (изжога).
Әлеге билгеләрнең күбесе яман шеш кебек үк җитди булмаган башка авырулар турында да сигнла булуы ихтимал. Әгәр бу яман шеш булса, аны иртә ачыклау зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.
Гадәти булмаган үзгәрешләр сизсәгез, озак вакыт бетми торган әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз. Табибка мөрәҗәгать итегез, ди белгечләр.
Фото: Онкоцентр Ихилов