

Сәламәтлек өчен зыянлы булган бу ризыкларны балалар бигрәк тә яратып ашый. Ә алар кибетләрдә, шулай ук шәһәр урамнарына чыксаң, һәр почмакта диярлек сатыла. Болар: ит деликатеслары, колбаса, грильдә пешкән ит, камыр ризыклары, татлы газлы су, энергетик эчемлекләр һәм кыздырылган әйберләр. Менә шуларга аерым тукталып үтик.
Бу исемлекне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы язып чыккан. Белгечләр 800 дән артык тикшеренү үткәргәннән соң, сәламәтлек өчен иң хәвефле ашамлыкларны билгеләгәннәр. Алар гомерне кыскарта һәм яман чирләр китереп чыгара.
1.Ит деликатеслары - бекон, дуңгыз ите, сосискалар һ.б. ягъни ысланган, киптерелгән, тозланган, ферментацияләү яки башка процесслар ярдәмендә тәмен яки саклануын яхшырту өчен ясалган ит эшләнмәләре. Алар канцерогеннар буларак классификацияләнә һәм еш кулланылганда йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәйтә һәм онкология китереп чыгара. Мәсәлән, көн саен 50 гр эшкәртелгән ит ашасаң да, әйтик, колбаса, эчәкләрдә яман шеш барлыкка килү куркынычы 18%ка арта.
2. Ак оннан эшләнгән ашамлыклар. Шул исәптән ак икмәктә, макаронда, шулай ук ак дөгедә гади углеводлар күп. Боларны еш һәм күп ашасаң,диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килә.
3. Ясалма тәмләткечләр белән татлы газлы су. Гомумән, татлы эчемлекләр һәм ашамлаклар сәламәтлеккә кире йогынты ясый.
4. Грильдә пешкән ит. Югары температурада әзерләгәндә гетероциклик аминнар һәм полициклик углеводородлар кебек канцероген кушылмалар бүленеп чыга. Канцерогеннар калын эчәк һәм ашказаны асты бизе яман шеш, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Хәтта микродулкынлы мичтә пешерү дә,мангалда әзерләнгәнгә караганда, зыянсызрак.
5. Трансмайлы ризыклар: кыздырылган, фритюрада әзерләнгән ризыклар. Мәсәлән, гамбургерлар, фри бәрәңгесе, тавык канатлары һ.б. Аларны еш ашау ялкынсынуга, йөрәк авыруларына, инсультка, диабетка, бавыр авыруларына дучар итә һәм башка хроник чирләр барлыкка китерә.
6. Кофеин күп булган энергетик эчемлекләр йөрәкне "көчләп" эшләтә һәм ул аритмиягә китерә. Аларда шикәр чамадан тыш күп була.
Шуңа күрә, дуслар, бу ризыклар никадәр тәмле булса да, бик яратсагыз да, сәламәтлек өчен зыянлы булуын онытмагыз!
Фото:za-edoy.ru