

Июль аенда хоспис пациентларны кабул итә башлады.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзенең эшлекле сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Уфа хосписында да булды.
Хәтерегездәдер, хоспис быел, июнь ахырында эшли башлады. Аны ачканда Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко катнашты.
Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров яңа объект биналарын карап чыктылар, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән аралаштылар.
Хосписның баш табибы Оксана Кузовкина сөйләгәнчә, июль аенда хоспис пациентларны кабул итә башласа, август башына тулы куәтенә диярлек эшли башлаган.