Сәламәтлек
5 август 2023, 13:30

Кыз баланы агулы елан чаккан

Ярый әле табиблар вакытында ярдәм күрсәткән.

Кыз баланы агулы елан чакканКыз баланы агулы елан чаккан
Кыз баланы агулы елан чаккан

Быел еланнар күп дигәнне еш ишетергә туры килә. Елы шундый микән инде. Менә тагын күңелсез хәл – Башкортстанда җиләк җыйганда 16 яшьлек кыз баланы агулы елан чаккан. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Елан чакканнан соң кызның бармагы белән бергә кул чугы шешкән. Хәлсезлек күзәтелгән, күңеле болганган. Аңа республика балалар клиник дәваханәсе табиблары ярдәм күрсәтеп, гомерен саклап калганнар. Шөкер, хәзер кызыкай тернәкләнеп, аны стационардан чыгарганнар.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас