

Башкортстанды яшәүче бер ханым медицина хезмәткәрләре турындагы сайтларның берсендә рәхмәт сүзләре җиткергән.
Ул Республика клиник балалар дәваханәсе табибы – яңа туган сабыйлар һәм яшь балалар хирургиясе бүлеге мөдире Артем Неудачинны мактаган. Ханым әйтүенчә, табиб яңа туган сабыйга дөрес диагноз куйган һәм уңышлы операция ясаган.
“Минем улым Гиршпрунг чире (калын эчәклек аномалиясе) белән туды. Клизмалар белән генә яшәдек. Иртән дә, кичен дә – һәр көн. Бала туу йортында хирурглар консультациясе булды. Төгәл диагнозны әйтә алмадылар”, – дип язган яшь ана.
14нче көнгә аларны Республика клиник балалар дәваханәсенә күчерәләр.
“Артем Евгеньевич улымны тикшерде һәм төгәл диагноз куйды. Әлегә өйгә кайтырга һәм бер айдан килергә дип әйтте. Бер айдан операция ясадылар. Хәзер безнең барысы да яхшы. Артем Евгеньевич – алтын куллы табиб. Аңа зур рәхмәт!” – дип шатлыгы белән уртаклашкан ханым.