Сәламәтлек
27 Июля 2023, 08:07

Борчылу һәм шомлану

Алар адәм баласына иркен сулыш белән яшәргә һич тынгы бирми...

Борчылу һәм шомлануБорчылу һәм шомлану
Борчылу һәм шомлану

Көндәлек тормышта “хәвеф” һәм “курку” сүзләре еш кына синонимнар кебек кабул ителә. Бүгенге катлаулы тормышта хәвеф, көчсезлек, курку һәм паника кебек хисләр белән еш очрашабыз. Алар адәм баласына иркен сулыш белән яшәргә һич тынгы бирми.

   Гадәти борчылуны чамасыз борчылудан, хәвеф-куркудан ничек аерырга, килеп туган хәлләрне ничек тыныч кабул итәргә һәм даими хәвеф белән яшәүдән ничек сакланырга?

   Бар укучыларыбызны да борчыган әлеге һәм башка күпсанлы сорауларга җавап алуга өчетләнеп бүген без “Сихәт”кә кунакка БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика психотерапия үзәгенең 2нче санлы көндезге стационарытабиб-психиатры, табиб-психотерапевты Гүзәл Рим кызы Байбулатованы чакырдык.

   -Гүзәл Римовна, әйтегезче, нәрсә ул – борчылу-хәвефләнү?

   -Ул кайсыбер кешеләрнең чагыштырмача аз гына сәбәпләр аркасында да чамадан тыш борчылуга дучар итүче психологик үзенчәлеге. 

   Көндәлек тормышта “борчылу” һәм “курку” сүзләре бер-берсен алыштырырлык сүзләр кебек тоелса да, медицина өлкәсендә аларның мәгънәсе аерыла: “борчылу” – бик тә кыен, сәбәбен ачыклау катлаулы булган, котылгысыз һәм контрольгә бирелмәүче  халәтне аңлатса, “курку” – үз чиратында, тышкы янауга карата хисләр тузгу һәм физик реакция. Әйткәндәй, хәвефләнү бүгенге тормышта иң катлаулы проблемаларның берсе дип санала.

   Бу аңлатмалардан чыгып шуны аңларга була: борчылу – ул эмоциональ халәт, ә шомлану һәм курку – кешенең психик үзенчәлеге.

   Бүген һәркайсыбыз яхшы аңлый: даими борчылу һәм шомлану-курку  – тормышыбызның бар өлкәләренә дә ныклап үтеп керде. Кайсыбер хәлләр килеп туганда борчылу, ачулану, үпкәләү һ.б. хисләрне кичерү гадәти хәлгә әверелде.

   Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк – борчылу ул катлаулы һәм куркыныч хәлләрдә бик тә мөһим сигнал булып тора. Теоретик яктан караганда, әгәр дә адәм баласы борчылу халәтен кичермәсә, ул бу тормышта исән дә кала алмас иде. Димәк, бу күзлектән караганда, борчылу – безнең тормышта юлдаш, хәтта аны дус дип тә атарга мөмкиндер әле.

Шуңа да, әгәр сез борчылу хисе кичерәсез икән, бу әле тизрәк тынычландыргыч дару эчәргә яки табибка ашыгырга кирәк дигән сүз түгел. Аптырамагыз: кайсыбер хәлләрдә көчле борчылу хисе кичерү кеше өчен хәтта файдалы да! Мәсәлән, имтиханнар яки халык алдында чыгыш ясау алдыннан, шулай ук тормышта катлаулы хәлләр көтелгәндә (мәсәлән, күченү, ипотека, сабый туу, эш алыштыру һ.б.). Борчылган вакытта организмда күптөрле физиологик реакцияләр башлана, нәтиҗәдә, кеше үзенең кызарынуын яки тирләвен тоя, аның куллары яки аяклары дерелдәргә, эче борып авырта башларга мөмкин.

   Ә менә даими рәвештә дәвам иткән шомлану-курку кешегә сыйфатлы итеп яшәргә, эшләргә, шатлык хисен кичерергә ирек бирми икән, монда инде уйланырга урын бар дигән сүз. Мондый шомланулы тайпылышларның төрләре күп.

Шомланулы тайпылышларга түбәндәгеләр керә:

  • Социофобия
  • Специфик фобияләр.
  • Паника атакалары
  • Травмадан соңгы стресслы тайпылышлар
  • Обсессив-компульсив тайпылышлар (тынгы бирми торган уйлар һәм хәрәкәтләр).

   Тагын да бер ассызыклап үтим: әгәр дә сез үрмәкүчтән куркасыз яки аны яратмыйсыз икән, әгәр диңгезгә барып шаккатмалы шәп номерда үрмәкүч күреп, аны кулыгызга алырга куркасыз икән, бу әле фобия яки борчулы тайпылыш дигән сүз түгел. Әгәр инде үрмәкүч дигән сүз башка килү белән сез үз алдыгызга “үрмәкүч кит-үрмәкүч кит” дип 5-10 яки 20 тапкыр кабатламыйча күңелегездә тынгы тапмыйсыз икән (юкса, көн буена тынычлана алмыйсыз), яки үрмәкүч белән очрашудан куркып диңгезгә барудан баш тартасыз икән – бу инде сездә шомланулы тайпылыш дигән сүз. Шулай ук үзегезнең игътибар уртасында булуыгыздан куркыпүзегез теләгән кызыклы кичәгә барудан качканда да – шул ук диагноз булырга мөмкин.

-Һәр хис-тойгының да борын-борыннан килгән анык бурычы бар диләр. Ничек уйлыйсыз, борчылуга табигать нинди бурыч йөкләгән?

   -Борчылу иң тәүдә кешене алда хәвеф көтүе турында искәрткәндер һәм бу хәвефне тикшереп карарга этәргәндер. Күз алдына китереп карагыз: менә борынгы адәм бабабыз үзенең тау куышында йокларга яткан, ди. Шулчак  ул тышта ниндидер кыштырдау тавышы ишетә. Бу  кыштырдау аның башында: “аю килсә, эш харап бит!” дигән уй тудыра. Әлеге уй бар тынычлыгын алып,  аның организмында борчылу тудыра һәм... анда күптөрле гормональ процесслар эшкә җигелә: аның күзе яхшырак күрә, колагы яхшырак ишетә башлый, ә бар уйлары әнә шул кыштырдау чыганагына юнәлтелә. Безнең борынгы бабабыз, әлбәттә, түзми: ул аю килү гипотезасын тикшереп карарга була.

Моннан ары ике вариант үсеш ала:

Беренчесе. Кеше, куышыннан чыгып бераз атлап баргач, куыш тирәсенә чынлап та куркыныч җәнвар килгәнлеген күрә. Монда инде андагы борчылу тиз үк курку хисе белән алышынып, бар гәүдәне актив хәлгә китерә: адәм баласы әле беркайчан да булмаганча кызу чабып, куышына “оча гына”.

   Икенчесе. Бабабыз, куышыннан чыгып бераз атлауга, ерак та түгел аю түгел, ә тиен күрә. Аның баш мие зур борчылу тудырган чыганакның ялган булуын аңлап ала һәм җиңеллек кичерә – бурыч үтәлде, димәк.

-Ә бүген соң борчылу нинди бурыч үти?

   -Менә эш шунда шул: шул ук бурычны үти ул! Механизм элеккечә калган, ә чынбарлык үзгәргән. Урамнарда бүген аю-бүреләр юк, аның урынына юллар төзелгән, машиналар чаба. Шәһәр эчендә кыштырдаудан курку, үлү – мөмкин түгел диярлек хәл. Шулай да адәм баласы һәркайдан борчылу өчен чыганаклар эзли, шулар уңаеннан борчыла. Мәсәлән:

   * “Әйләнәмдәге кешеләр минем хакта ни уйлар?”

* “Бәлки, мин матур түгелмендер?”

* “Ә бәлки таксистның осталыгы юктыр һәм ул авария ясар?” һ.б.

-Бу нилектән шулай соң?

   -Борынгы заманда кеше, әгәр борчылу сизсә, ул шунда ук аның сәбәбен ачыклаган – мәсәлән, җәнвар килгәнме, юкмы? Бүген без бик күп сәбәпләр аркасында күңелдә борчу тудырган сәбәпләрне ачыклый алмыйбыз.

   Күз алдына китереп карагыз әле: эштә начальнигыгыз сезгә кырыс караш ташлап алды, ди. Кешенең башында шунда ук: “бу мине эштән җибәрергә җыенганга ошаган” дигән фикер туарга мөмкин. Янына тиз үк барып: “сез мине эштән бушатырга телисезме әллә?” дип сорыйсыгыз килә, ләкин моны эшләргә ярамый. Нәтиҗәдә: сез борчылу тудырган сәбәпне ачыклый һәм тынычлык таба алмыйсыз.

-Әгәр без турыга сорый алмыйбыз икән, борчылудан башка төрле юл белән котыла алабызмы?

   -Борчылуны контрольдә тотып та, аны алдап та булмый – бу хәлне кискенләштерәчәк кенә. Баш мие сорауга ачык җавап алырга тиеш: аю килгәнме, әллә килмәгәнме, мәсәлән. Башкача мөмкин түгел.

   Контрольдә тота алмауга бер гап-гадәти мисал китереп үтик әле. Күз алдына китерегез: кызыгыз, бераз йөрештереп кайтам, сәгать тугыздан да калмыйм, дип өйдән чыгып китте ди. Ләкин әйткән вакытына кайтмады. Әни кешенең башында борчылу туа, аның күз алдына берсеннән-берсе куркынычрак булган картиналар килә башлый.

   Аның гипотезаларын ничек тикшерергә? Әлбәттә, телефоннан шалтыратып! Әни кеше телефонына ябыша, ләкин кызының телефоны сүнгән. Ана хәвеф бары-югын белергә теләде, ләкин белә алмады. Бурыч үтәлмәде. Баш мие, бу юлы җавап алуга өмет итеп,  гәүдәгә тагын да борчу өсти. Әни кеше телефонын кулыннан да төшермичә тагын һәм тагын шалтырата. Аптырагач, дәваханәләрнең номерларын җыя башлый. Аның фикеренчә, һәр шалтырату аның борчылуын киметергә тиеш, ә алар – арттыра гына. Нәтиҗәдә, әнисе инфаркт хәләтенә килеп җитә, ә кызы сәгать ун тулуга кайтып та керә....

-Борчылуны киметер өчен әни кеше нишләргә тиеш иде соң?

   -Шалтыратудан туктарга тиеш иде. Әйе, башта курку хисе көчәер иде: “Нишләп әле мин кул кушырып утырам, берни эшләмим?”дип тибәр иде аның йөрәге. Ләкин бераздан ул, сабырлана төшеп, кызын көтәр иде. Киңәш шул: әгәр сез үз эш-хәрәкәтләрегезнең нәтиҗәсез булуын һәм борчылуыгызны арттыра гына баруын аңлыйсыз икән, бу эштән туктагыз.

-Хәвеф-курку дәрәҗәсен ничек билгеләргә соң? Аның билгеләре нинди?

   -Әгәр сез еш кына нәрсәгәдер борчыласыз, ә уегызга “Ә бәлки...” дигән уйлар килә икән (мәсәлән, “Мин, бәлки, ямьсез кешемендер”, “Минем турыда, бәлки, начар уйлыйдыр”, “Бәлки, мин бу эшне башкарып чыга алмам” һ.б.), борчылырга сәбәп бар дигән сүз. Хәвеф үзен шулай ук гәүдә-тәндә дә сиздерергә мөмкин: имтихан бирер алдыннан күзәтелә торган тезләр калтырау, тиргә бату, укшу, эчәсе килү кебек билгеләре белән.

-Кайсы вакытта табибка яки психологка мөрәҗәгать итәргә соң?

   -Даими хәвеф-курку, борчылулар аркасында яшәү рәвешегезгә күңелсез үзгәрешләр керде, яшәү сыйфатыгыз начарланды икән, белгечкә юл тотыгыз. Ә инде тынгы бирми торган уйлар сезне даими эзәрлекли башласа, яки паника атакалары кабатланып тора икән – берсүзсез психологка барырга вакыт җиткән дигән сүз.

-Әйткәндәй, паника атакалары уңаеннан. Алар нилектән барлыкка килә?

   -Паника атакасы – ул тирәнтен борчылу пристубы. Ул кинәт кенә барлыкка килә һәм шулай ук тиз туктала да. Ешрак мондый атака ябык яки кысан бинада, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән урыннарда күзәтелә. Мәсәлән, поездда яки метрода, лифтта вакытта.

--Кеше бу вакытта ниләр кичерә?

(Дәвамы “Сихәт”нең киләсе санында.)

Гөлара Арсланова әңгәмәште.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас