

Сару кайнап интектерә икән, ашауны бераз үзгәртергә кирәк. Көндәлек диетага җимешләр кертегез. Мәсәлән, кавын, банан; ️
Сару кайнаганда иртән солы яки дөге боткасын ашарга киңәш ителә;
Оеган сөт, катык, кефир эчегез;
Ромашка төнәтмәсен иртән чәй урынына эчәргә мөмкин;
Төйгән бәрәңге дә сары кайнауны баса;
Ач карынга кофе яки төрле соклардан баш тартыгыз. Иртән иң яхшысы - уянгач, бер стакан су эчеп кую. Ярты сәгатьтән соң солы боткасы, банан ашарга мөмкин;
Апельсин, мандарин, алманы төшке аштан соңга калдырыгыз.
Фото: muzoktcrb.ru