Сәламәтлек
21 июль 2023, 11:31

Энәсез укол буламы?

Русия галимнәре вакцинаны кеше организмына энәсез генә кертә торган ысул уйлап тапкан.

Энәсез укол буламы?Энәсез укол буламы?
Энәсез укол буламы?

Русия галимнәре вакцинаны кеше организмына энәсез генә кертә торган ысул уйлап тапкан.

   Ул шуннан гыйбарәт: препаратны башта тән тиресенә сөртәләр, аннан терапиядә кулланыла торган ультратавыш аппараты ярдәмендә аңа тирәнгә үтеп керергә булышалар. Мондый ысул кешенең тумыштан ук тән тиресендә күп булган иммунитет күзәнәкләрен көчәйтеп җибәрергә сәләтле икән.

   Тикшеренүләрдә катнашкан галимнәр фикеренчә, мондый ысул белән вакцина ясау иммунитеты түбән булган пациентлар өчен аеруча яхшы булачак: ул иммуна системасы чирләре белән авыручылар һәм грипптан үлүче өлкәннәр арасында үлем-китемне киметәчәк.

Фото: tengrinews.kz

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас