Сәламәтлек
17 июль 2023, 06:12

Даруларны бу сыеклыклар белән эчәргә киңәш итмиләр

Күпләр бу хакта белмидер дә әле. 

Табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова дару төймәләрен кайбер сыеклыклар белән эчү куркынычы турында кисәтә. Үзенең Телеграм-каналында ул теләсә нинди препаратны гади су белән генә эчәргә кирәклеген язган.

 "Аңлатып үтәм – барлык даруларда актив матдә бар, ул башка матдәләр белән кушылганда начар йогынты ясарга мөмкин”, –  ди ул. Даруларны алкоголь белән дә эчәргә ярамый, бу җитди интоксикациягә һәм тискәре нәтиҗәләрнең көчәюенә китерергә мөмкин. Моннан тыш, табиб даруларны сөт белән дә, әче морслар һәм соклар белән дә эчәргә киңәш итми (бигрәк тә бу аспиринга яки ашказаны тышчасын ялкынсындыра торган даруларга кагыла), бу  даруны  үзләштерүне кыенлаштырырга мөмкин. Чәй, кофе, какао, квас һәм газлы эчемлекләр дә бу максатлар өчен кулланылырга тиеш түгел, дип өстәде Павлова. 

Чыганак: Moslenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас