Сәламәтлек
16 июль 2023, 08:21

Кан куеруын ничек аңларга?

Бу җәһәттән табиб хәвефле сигналларга игътибар итәргә киңәш итә.

Кан куеруын ничек аңларга?Кан куеруын ничек аңларга?
Кан куеруын ничек аңларга?

Канның куеруы йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башка чирләргә китерүе мөмкин. Кан куеруын ничек аңларга һәм нинди ысуллар кулланырга? Бу уңайдан Телеграм-каналда онколог һәм хирург Иван Карасев киңәшләрен биргән.
Киң таралган күренешләрнең берсе: организмда су җитмәгәндә кан куера башлый. Шушы төсмердә организмда тазарту ресурслары җитмәве сәбәпле, иммунитет түбәнәя, куе үт хасыйл була, моның исә үт куыгында ташлар пәйда булуына китерүе ихтимал.
Әгәр авызга нәрсәдер кабарга кирәклеген тойсагыз, бу организм су җитмәве хакында сигнал бирә. Бу очракта ашарга түгел, ә су эчәргә кирәк. Тамак ачыкса, кеше аны яхшы тоячак һәм ул яшерен сусау рәвешендә булмаячак.
Куркыныч нәтиҗәләр булдырмас өчен, һәр иртәне бер стакан җылы су эчүдән башларга кирәк. Норма бер килограмм авырлыкка - 30-40 миллилитр. Әгәр су эчә торган гадәтегез булмаса, суны нормага кадәр җиткергәнче аз күләмдә эчә башларга кирәк, дип аңлата доктор.

Фото:sakhalinmedia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас