

Кайсы ит витаминнарга бай һәм кеше организмына файдалырак икән?
*Тавык ите. Анда А, В, Е витаминнары, фосфор, тимер, калий, магний күп. Аны өлкәннәргә дә, балаларга да ашарга ярый. Ул канда шикәр микъдарын нормальләштерә, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Тавыкның бер кимчелеге - аның тиресе бар, ә тавык тиресендә холестерин күп була.
*Күркә ите. Ул иң диетик ит булып санала. Анда май күләме иң азы, тик күркә итен үзләштерү җиңел түгел. Анда минераллар һәм витаминнар күп, күркә ите кан составын яхшырта.
*Сыер ите. Ул безнең планетада иң күп таралган ит булып санала. Сыер ите организмның саклагыч функциясен көчәйтә. Кан тамырларын яхшырта, ашкайнату эшчәнлеге өчен файдалы.
*Сарык ите. Витаминнарга бай, анемиядән саклый, сыер итенә караганда холестерин азрак. Диабеттан профилактик ризык санала.
*Ат ите шулай ук файдалы. Сыйфатлы аксымга бай, сыер итенә караганда җиңелрәк үзләштерелә. Диетик ризык булып исәпләнә.