Сәламәтлек
30 июнь 2023, 13:13

Рәхәтләнеп кочаклашыгыз!

   Кочаклашырга оялабыз кайчак. Ә бер дә кыенсынырга кирәкми икән...

Рәхәтләнеп кочаклашыгыз!Рәхәтләнеп кочаклашыгыз!
Рәхәтләнеп кочаклашыгыз!

Кочаклашырга оялабыз кайчак. Ә бер дә кыенсынырга кирәкми икән...

   Галимнәр әйтүенчә, ике кеше арасында туган мәхәббәт искиткеч сәламәтләндерү сәләтенә ия. Мәхәббәт вакытында организмда бүленеп чыккан гормоннар бер-береңә тартылу, якынлык хисе тудыра, ди. Ягъни, ир белән хатын бер-берсен күбрәк кочаклаган саен, каннарына мәхәббәт гормоннары күбрәк килә, имеш. Бер-берсенә гашыйк кешеләр, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә тартылырга гына торалар. Һәм аларның иммун системасы күпкә яхшырак эшли башлый ди.

   Димәк, ир белән хатын, мәсәлән, телевизор караганда, янәшә һәм кочаклашып утырсалар, бу аларның организмы өчен бик тә файдалы. Белгечләр шулай ук киң кровать сатып алмаска, ә тар ятакта кочаклашып йокларга киңәш итә. Аларны тыңларга кирәктер инде ул...

Фото: psychologies.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас