Сәламәтлек
30 Июня 2023, 13:19

Пластик шешәдәге су

Аны эәргә ярыймы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Пластик шешәдәге суПластик шешәдәге су
Пластик шешәдәге су

Аны эәргә ярыймы?

   Пластик шешәдәге суда күп кенә химик матдәләр бар. Кызганычка каршы, еш кына ул кухнядагы суүткәргечтән акканына караганда да куркынычрак булырга мөмкин.

   Пластик җитештергәндә еш кулланылган бисфенол-А матдәсе аеруча зур хәвеф тудырырга сәләтле. Әлеге матдә пластик җылынган вакытта, мәсәлән, кояшта торганда, бүленә. Мондый суны эчкән һәр кешенең диярлек бәвелендә бисфенол-А барлыгы ачыклана.

   Бисфенол-А калкансыман биз, үрчүгә җаваплы булган органнар эшчәнлеген боза. Шулай ук тазаруга, кан басымы күтәрелүгә һәм шикәр чире башлануга сәбәпче була.

Фото: labprice.ua

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас