

АКШта яшәүче нейробиолог Эмили МакДональд иртән иртүк уяну белән баш миенә тәэсире аркасында смартфоннар һәм башка гаджетлар белән кулланмаска киңәш иткән. Ул технологияләрнең кешегә булган йогынтысы хакында сөйләгән.
МакДональд биш төрле баш мие дулкыннары бар, дип аңлата: дельта, тета, альфа, бета һәм гамма. Аның сүзләренчә, уянуның беренче минутларында акрын һәм ритмлы тета белән альфа дулкыннары активлыгы күзәтелә. “Бу вакытта безнең акылыбыз кабул ителгән мәгълүматка бик сизгер”, – ди белгеч.
Эмили Макдональд фикеренчә, иртән телефоннан сөйләшү яисә хәбәрләр уку бик тиз вакыт аралыгында концентрация яисә мәсьәләләр хәл иткәндә була торган бета-активлыкка китерергә мөмкин. Бу баш миен киеренке һәм нервлы ритмга көйли, дип белдерә Макдональд.
“Өстәвенә, уянгач та телефонга “кереп китү” дофаминның көчле чыгарылуын тәэмин итә, ә ул, үз чиратында, социаль челтәрләр яки хәбәрләр тасмасының яңаруларын даими тикшереп торырга мәҗбүр итә”, – ди белгеч.
Ул иртәне яхшы уйларга һәм файдалы аш әзерләргә багышларга киңәш итте. Аның сүзләренчә, уянганнан соң 30-60 минут үткәч кенә смартфонны кулга алырга мөмкин.
Чыганак: lenta.ru