

Табиб- педиатр, балалар гастроэнтерологы Дарья Маркова балалар өчен иң файдалы җимешләрне атады, алар: кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, бөрлегән.
Кара карлыганның 100 грамында 500 мг кадәр С витамины бар, ул балалар иммунитетын формалаштыру, кан тамырларын ныгыту һәм тимер һәм кальцийны яхшырак үзләштерү өчен алыштыргысыз компонент. Шулай ук кара карлыганда күп тимер, ул канны нормальләштерүгә ярдәм итә, күзәнәкләрне һәм тукымаларны кислород белән тәэмин итүгә булыша.
Табиб билгеләвенчә, кызыл карлыганда да тимер күп. Әлеге җимештә шулай ук А витамины һәм бета-каротин күп, алар күрү сәләтен яхшырта. Моннан тыш, кызыл карлыганда йод җитмәүне профилактикалау өчен файдалы. Чөнки организмда йод җитмәү ул тиз арыганлыкка, игътибар кимүгә һәм баланың психик үсешен акрынайтуга сәбәпче булырга мөмкин.
Балаларның яраткан җиләкләренең берсе - кура җиләге. Анда бик күп җепсел бар, бу эчәкне нормальләштерергә булыша. Шулай ук кура җиләкне салкын тигәндә температура төшерү өчен кулланырга мөмкин.
Педиатр сүзләренчә, балалар өчен бөрлегән К витамины булуы белән файдалы, сәламәт үсеш һәм сөякләрне ныгыту өчен кирәкле.
Әмма җиләкләрнең күбесе аллергия реакциясен китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә аларны баланың рационына әкренләп кертергә кирәк. Кара карлыган, кызыл карлыган һәм бөрлегәнне сабый рационына сигез-тугыз айдан кертә башларга мөмкин. Ләкин бер тапкыр бер генә төрле җиләк бирергә кирәк, шул рәвешле, аллергия очрагында, кайсысын төгәл билгеләргә була.
Чыганак: iz.ru