

Замана офтальмологиясенең төп максаты – бөтенләй диярлек сукыр кешеләргә дә күрү сәләтен кайтару.
Күзнең мөгез катлавы (роговица) камера линзасына охшаш: әгәр дә аның өслеге җитәрлек шома булмаса, күз нәрсәгәдер төбәлә һәм күрә алмый. Менә шул мөгез катлавының зарарлануы еш кына күрү сәләтен югалтуга китерә дә инде. Ә трансплантация, ягъни күчереп утырту, көтелгән нәтиҗәне бирми, чөнки күчергәндә еш кына аның өслеге зыян күрә.
АКШта, ниһаять, идеаль тигез өслекле линзалар җитештерә башлаганнар. Беренче мондый линзаларны кулдан эшләгән булганнар, бүген инде аларны компьютер технологиясе буенча эшли башлаганнар. “Бостон күрү фонды” – АКШта һәм бар дөньяда – бердәнбер мондый линзалар җитештерүгә хокуклы оешма булып тора.
Бүгенге көндә яңа линзалар 4 меңнән артык кешегә күрү сәләтен бүләк иткән. Бер линза 5,5 мең доллар тора. Ләкин Бостон күрү фонды коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнми, шуңа да клиентларның яртысы линзаларны бушлай алу бәхетенә ирешкән.
Фото: blog.zdravcity.ru