Сәламәтлек
16 июнь 2023, 05:30

Ничек симермәскә?

Табиблар моны болай аңлата.

Ничек симермәскә?Ничек симермәскә?
Ничек симермәскә?

   Искә алганыгыз бардыр: кайсыбер кешеләр бик нык тырышып, көч-хәл белән артык килограммнардан котыла. Аз гына вакыт узуга, аларның гәүдә авырлыгы тагын да ныграк артып китә... Табиблар моны болай аңлата.

   -Шуны истә тотыгыз: әгәр аз кыймылдау һәм күп ашау кебек симерүгә китерүче гадәтләрегезне ташламыйсыз икән, югалткан килолар бик тиз әйләнеп кайтачак,-дип бу уңайдан диетологлар.

   Алар әйтүенчә, ышанычлы нәтиҗәләргә ирешү өчен “азрак һәм гадирәк ашарга, шул ук вакытта физик яктан активрак булырга кирәк. Әлбәттә инде, ябыгам дип бөтенләй ач торган яки кефир гына чөмергәннәр дә уңышка ирешә алмаячак.

   Фото: championat.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас