

Тромб (кан укмашуы) барлыкка килүнең кеше сәламәтлеге өчен гаять хәвефле булуын һәркем яхшы белә. Мәсәлән, куерган кан укмашуы йөрәк тибеше туктауга, тын алу авырлашуга һәм инсультка китерергә мөмкин.
Кан төерләре күбрәк балтырда яки ботта, шулай ук үпкәләрдә күзәтелә. Балтырда кан төере булуның билгеләре – чәлтерләр шешенүе, авыртуы, шул ук вакытта тән температурасы күтәрелүе.
Ә инде тын җитешмәү (аеруча физик көчергәнеш вакытында) исә кан төере үпкәдә барлыкка килүгә ишарә булырга мөмкин. Шуңа да, әгәр организмда хәвефле үзгәрешләр сизелсә, табибка барырга ашыгыгыз.
Фото: doctorpiter.ru