

Кибеттән сатып алынган консерваларда төрле зарарлы консервантлар, буяулар һәм стабилизаторлар кушылган булуы куркыныч тудыра дип уйлый күпләребез.
Галимнәр әйтүенчә, андагы төп зарар – тоз һәм шикәр. Мәсәлән, 100 грамм балык яки ит консерваларында тозның тәүлеклек нормасының өчтән бер өлеше булырга мөмкин. Ә җиләк-җимеш сиробында – 2 кашык шикәр. Хәер, без елгадан тоткан балыкны да тозсыз пешермибез, балан-карлыганны да шикәрсез кашыклап ашамыйбыз инде...
Әлбәттә, консервалардагы тозы яки шикәре күбрәк булган бер порция ризыкны ашауның зыяны юк. Ләкин бу даими рәвештә кабатланса, кан басымы ешрак күтәрелә башлавын яки шикәр чире килеп чыгуын көт тә тор.
Фото: good-cook.ru