Сәламәтлек
9 июнь 2023, 09:52

Бәла ялгыз йөрми шул...

   Ире яки хатыны баш сөяге-мие травмасы алган гаиләләрнең өчтән бере таркала, дигән мәгълүмат бирә статистика.

Бәла ялгыз йөрми шул...Бәла ялгыз йөрми шул...
Бәла ялгыз йөрми шул...

   Ире яки хатыны баш сөяге-мие травмасы алган гаиләләрнең өчтән бере таркала, дигән мәгълүмат бирә статистика.

   Индиана университеты галимнәре бу уңайдан күп тикшеренүләр үткәргән. Анда 1,4 мең кеше катнашкан, баш сөяге-мие травмасы үткәргән вакытта гаиләле булган кешеләрнең уртача яше 44 булган. Авыручыларның дүрттән өч өлешен ирләр тәшкил иткән.

   Алып барылган күзәтүләр шуны күрсәткән: ун ел дәвамында 100 процент гаиләләрнең 66 проценты гына сакланып калган. Аерылышучыларның 68 проценты ир яки хатын баш сөяге-мие травмасы алганнан соң биш ел эчендә аерылышкан. Тагын да 39 проценты – чирләүнең беренче елында ук.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас