

Сезонлы аллергиягә ничек каршы торырга? Кайчан үсемлекләрнең серкәләнүе кеше өчен аеруча куркыныч? Аллергияне дәваламау нәрсәгә китерә? «Интертат»ның сорауларына аллерголог Гөлнара Җәббарова җавап бирә.
Аллергия – ул иммун системасының патологик реакциясе, ягъни организм кеше өчен куркынычсыз матдәләрне «куркыныч» дип кабул итә. Бу матдәләр – аллерген. Мәсәлән, үсемлек чәчәгенең серкәсе, йорт тузаны талпаннары, хайваннарның йоннары.
Аллергиянең симптомнарын да билгелик. Сезон аллергиясе вакытында серкә аллергеннары күзләр һәм сулыш юлларының лайлалы тышчасына тәэсир итә. Аннары конъюнктивит, ринит һәм бронхиаль астма рәвешендә үзен белдерә.
Серкәгә аллергия булганда, күзләр кызара һәм яшьләнә, күз кабаклары шешә һәм кычыта; борын аша сулыш алу кискен авырая, борыннан лайлалы яки сулы бүлендекләр чыга; даими төчкерүләр борчый, ис сизү бозыла, сулыш алу авырая; күкрәктә сызгыру тавышлары ишетелә. Шулай ук гомуми хәлсезлек була. Чәчәк аткан вакытта симптомнарның барысы да бер үк вакытта бер кешедә булырга мөмкин. Чәчәк ату чорында серкә аллергеннарына сизгер кешедә кискен крапивница (аллергиянең бер төре, аның вакытында тәндә кымырҗый торган кабарчыклар пәйда була) кискенләшүе ихтимал.
Сезонлы аллергия үсешенең төп сәбәбе – ул үсемлекләрдә була торган аллергеннар. Үсемлекнең серкәсен җил тарата. Серкәле аллергеннарның берничә төркеме була. Ул исә:
Россиянең үзәк полосасында үсемлекләр серкәләнүенең иң югары вакытын аерып күрсәтәләр:
Шулай ук сезонлы аллергия үсешенең сәбәбе булып күгәрекле гөмбәләрнең аллергеннары тора. Иң киң таралган гөмбә аллергеннарына Alternaria, Сladosporium, аspergillus, Penicillium гаиләләре гөмбәләре керә.
Төп аллерген булып споралар, шулай ук гөмбә мицелие тора. Гөмбә споралары барлыкка килү сезоны үсемлекләрнең серкәләнү (опыление) сезонына туры килә. Мәсәлән, альтернария һәм кладоспориумда спора барлыкка килү – май, июньнән көзгә кадәр. Аның яфраклары дымлы һәм черегән вакытта була.
Күгәрек һәм аның фрагментлары безнең йортларда да булырга мөмкин. Күгәрек көнкүреш җиһазларда, дымландыргыч һәм кондиционерларда, ванна бүлмәләрендә, душ кабиналарында була ала. Аларга да аллергия була ала.
Аллергияне ачыклау өчен нинди диагностика үткәрәләр?
Аллергия диагнозы зур роль уйный, чөнки чын аллергенны ачыклау гына дөрес дәвалау мөмкинлеген бирәчәк. Прием вакытында аллерголог пациенттан авырый башлаган вакытын, үзендә нинди билгеләр булуын сораша. Аннары тән тиресе пробасын алалар. Проба вакытында беләкне тырнап, аллергенны тидерәләр. Әгәр аллергия башланса, шул урын кызарачак, кабарачак. Тикшерү 15-20 минут эчендә башкарыла. Әлеге тестны гадәттә сезонлы аллергия булмаган вакытта – көзен яки кышын үткәрәләр.
Сезонлы аллергиягә ничек каршы торырга?
Профессиональ медицина җәмгыятьләре тарафыннан расланган гомуми алымнарны санап китәм: аллерген белән контактны булдырмау, препаратлар белән дәвалану, иммунотерапия. Аллергиягә каршы тору өчен киңәшләр:
Чәчәк ату вакытында тулаем аллерген белән контакттан качып булмый. Препаратлар белән дәвалану аллергиянең симптомнарын гына җиңеләйтә.
Бүгенге көндә АСИТ (аллергенспецифик иммунотерапия) патологик процессның барлык тәэсир итүче аллергияне дәвалауның бердәнбер ысулы булып тора. АСИТ – иммун системасы өчен үзенчәлекле «мәктәп». Ул иммунитетны аллергеннарны куркынычсыз матдә итеп танырга өйрәтә. АСИТ авыруның үсешен туктатырга булыша. Аллергия симптомнарын киеметергә һәм медикаментоз терапиягә ихтыяҗны азайтырга яки тулысынча бетерергә мөмкинлек бирә. Аллергеннарның башка төркемнәренә сизгерлек үсешенә комачаулый, бронхиаль астма формалашуын кисәтә.
Аллергиядән сулыш кысыла башлагач, ингаляцион препаратлар кулланырга ярыймы?
Ярый гына түгел, ә хәтта кирәк. Чәчәк атканда сулыш кысылу бронхиаль астма вакытында барлыкка килә. Бөтен препаратлар һәм дозировкалар табиб белән индивидуаль рәвештә сайланыла.
Мөстәкыйль рәвештә дәвалану нәрсәгә китерә?
Өйдә аллергиягә каршы мөстәкыйль дәвалану чарасы юк. Симптомнары барлыкка килү белән аллергологка мөрәҗәгать итегез! Әгәр аллергияне дәваламасаң яки үз белемнәреңә таянып эш итсәң, аллергик ринитның синусит, гайморит, отит кебек катлауланулар, аллергик конъюнктивит, бактериаль инфекция һәм күз кабаклары тышчаларының ялкынсынуы белән катлауланырга мөмкин. Сезонлы аллергия вакытында күз кабаклары, бит, йөзнең йомшак тукымалары, иреннәр, аяк-куллар, җенси органнар шешәргә мөмкин. Ул ангионевротик шешү, ягъни Квинке шешүе дип атала.
Аллергиядән арынып буламы?
Аллергия авырулары хроник, кискенләшү һәм ремиссия чорларында уза. Бүгенге көндә эффектив һәм куркынычсыз дарулар булу аркасында аллергия авырулары яхшы контрольдә тотыла. АСИТ үткәрү күп еллар дәвамында аллергия симптомнарын һәм медикаментоз терапиягә ихтыяҗны киметергә, озак вакыт ремиссиягә ирешергә мөмкинлек бирә.
Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә һәм приемга ничек әзерләнергә?
Симптомнар барлыкка килгәч үк! Әгәр чәчәк ату вакытында аллергологка барырга мөмкинлегегез булмаса, дәвалануны терапевт яки педиатр билгели ала.
Аллергиядән интегүчеләргә көндәлек алып барырга киңәш итәм. Бөтен симптомнарны, аллергиянең башлану һәм җиңеләю вакытын язып барыгыз. Кайсы препаратлар кулланганыгызны да исегездә тотыгыз. Эффекты булу-булмавын языгыз.
Ә аллергологик тикшеренүне чәчәк ату вакыты тәмамлангач үткәрергә кирәк. Тикшеренүгә кимендә 1 атна кала, составында антигистамин булган препаратлар кабул итәргә ярамый.
Тире тестлары аллергия кискенләшкән вакытта, кискен респиратор вирус инфекциясе симптомнары булганда үткәрелми. Чәчәк атканда аллергологик тикшерү дә үткәрергә мөмкин. Ул чакта пациентның канын тикшерәләр. Аллергеннарның төрле төрләренә специфик IgE дәрәҗәсе билгеләнә. Тикшерү ысулын табиб-аллерголог көндезге консультациядә билгели.
Чыганак: intertat.tatar
Фото: grimuar.ru