

Җавап: аларны биш төргә бүләргә мөмкин.
Табиб-онколог Юлия Вахабова medikforum.ru хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, яман шеш авыруларына бирешүчән кешеләрне биш төргә бүлергә мөмкин.
Өлкән яшьтәге кешеләр.
Тәмәке тартучылар. Тартучыларның үпкәсендә яман шеш барлыкка
килү куркынычы тартмаучыларныкы белән чагыштырганда җиде тапкыр артыграк.
Нәселдәнлек. Гадәттә гаиләдә бер үк төрле ракның берничә очрагы кабатлана.
Агу, радиация тәэсиренә дучар булучы кешеләр. Зарарлы производстволарда эшләүчеләргә сулыш органнарын, тән тиресен сакларга, диспансеризацияләр үткәрергә кирәк.
Вируслы инфекция йоктырган кешеләр. Кайбер вируслар: В һәм С гепатиты, шулай ук ВПЧ (кеше папилломасы вирусы), Эпштейн-барр вирусы яман шеш куркынычын көчәйтә.
Фото: newizv.ru