Сәламәтлек
5 июнь 2023, 08:30

Тоз гына, димәгез

Тоздан тулысынча баш тарткан кеше ничә көн яшәргә мөмкин?

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Тоздан тулысынча баш тарткан кеше 10 көн яки аннан да озаграк кына яшәячәк, дип кисәтте спорт табибы, сәламәт яшәү рәвеше буенча  эксперт Александра Чистякова. Кеше организмындагы һәр күзәнәкнең яшәвенә  кальций, натрий һәм калий ионнары ярдәм итә. Рационнан тозны тулысынча алып куйсаң, организмның эчке запаслары 10-12 көнгә җитәчәк, дип аңлатты белгеч.

Азык тозы белән организмга күзәнәкләр өчен кирәкле натрий һәм хлор керә, ул ашказаны тозлы кислотасын төзү өчен кирәк. Тозны куллану нормасы  — ике-өч грамм. Шул ук вакытта: тагын 10 грамм кеше ризыктан ала.

"Йөрәк җитешсезлеге диагнозы куелган 3500 пациент белән тәүлегенә ике ярым граммнан азрак тоз алган тикшеренүләр күрсәткәнчә, вакытыннан алда вафат булу куркынычы 80 процентка арткан", — дип сөйләде табиб.

Чистякова сүзләренчә, натрий дефициты азык-төлек белән аз куллану белән генә түгел, ә актив тирләү белән дә барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта баш авырту һәм баш әйләнү, мускулларда хәлсезлек, көзән җыеру,  кан басымының төшүе барлыкка килә. Канда натрийның аз булуы (гипонатриемия) сидек кудыргыч препаратлар кабул итү, күп күләмдә сыеклык куллану, бөер җитешсезлеге, цирроз вакытында барлыкка килергә мөмкин, дип нәтиҗә ясады табиб.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас