Редакциягә килгән сораулар арасында мондые да бар икән. Аны Борай районыннан Фирая ханым җибәргән.
Җавап:
Табиблар кешеләргә: “аз-азлап, әмма ешрак ашагыз”,- дип киңәш итәләр, хөрмәтле Фирая апа. “3 тапкыр күп итеп ашаганга караганда, 5-7 тапкыр капкалап алу кеше организмы өчен күпкә файдалырак, бу ашказанга һич тә авырлык тудырмый”,- ди алар.
“Еш, ләкин аз-азлап туклану нәтиҗәсендә ризык җиңел һәм бик тиз үзләштерелә, файдалы матдәләр дә яхшырак сеңә һәм сез ашказаны тирәсендәге авырлыктан котылачаксыз”,- дип тә өсти алар.
Фото: calorizator.ru