Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 июнь 2023, 13:15

Имтихан тапшыра балалар...

Аларга ничек ярдәм итәргә?

Имтихан тапшыра балалар...
Имтихан тапшыра балалар...

Аларга ничек ярдәм итәргә?

   Июнь ае – мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, студентлар өчен дә иң җитди чор – алар бар тырышлыкларын салып имтиханга әзерләнә, тапшыра. Ә бит моның өчен башның яхшы эшләве мөһим. Күпләр бу чорда каты кара чәйне күбрәк шикәр комы салып эчәргә тырыша. Ләкин бу файдалымы?

   Чынлап та, баллы чәй эчкәннән соң, баш ачылып, яхшырак эшләп китә, чөнки шикәр канга тиз сеңә. Ләкин шунысы да бар: канда шикәрнең кинәт артып китүенә организм шунда ук җавап бирә – ашказаны асты бизе шикәрне зарарсызландыручы инсулин гормонын бүлеп чыгара. Шулай итеп, 10 минут чамасы вакыт үтүгә үк канда шикәр кими һәм кешедә ачгу, арыганлык хисе барлыкка килә. Баш та кабат начар эшли башлый.

   Димәк, имтихан бирүчегә, шикәрле чәй белән мавыкмыйча, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, эре оннан пешкән икмәк ашау күпкә яхшырак. Чөнки аларда да шикәрнең кушылмалары бар. Алары канга әкрен генә сеңә һәм шикәр микъдаре кинәт түгел, ә әкрен генә күтәрелә, шуның нәтиҗәсендә көч, укырга һәм эшләргә сәләт 1-3 сәгать буена саклана.

Фото: tavan-en.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: