Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 Май 2023, 13:38

Баш әйләнү. Ул нәрсәсе белән куркыныч?

   Бүген күп кенә кешеләр баш әйләнүгә зарлана. Нәрсәдән әйләнә соң ул?

Баш әйләнү. Ул нәрсәсе белән куркыныч?
Баш әйләнү. Ул нәрсәсе белән куркыныч?

Бүген күп кенә кешеләр баш әйләнүгә зарлана. Нәрсәдән әйләнә соң ул? Бу сорауга җавап эзләгәндә, иң тәүдә азканлылык, артык арганлык, артык борчылу, стресслар, кан әйләнеше белән бәйле проблемалар башка килә. Ә бит проблемалар, дип исәпли белгечләр, күпкә тирәнгәрәк яшеренгән булырга мөмкин. Шуның өчен озакка сузмый, тизрәк табибка күренү кирәклеге турында онытырга ярамый.

   Еш кына пациентлар баш әйләнүне үз көчләре белән җиңәргә тырыша: даруханәдән таныш-белешләре киңәш иткән төрле дарулар сатып ала, халык медицинасы рецептлары белән айлар-еллар дәвамында “дәваланып”, дәваханәгә килеп егыла. “Өмет” редакциясе почтасында да баш әйләнүгә зарланып, ярдәм сорап язган хатлар шактый.

   Шуны исәпкә алып бүген без “Сихәт”кә кунакка 2нче санлы Республика клиник дәваханәсенең югары категорияле неврологы, табиб-вестибуолог Гүзәлия Рәдиф кызы Латыйпованы чакырдык. Аның сорауларга биргән җаваплары күпләргә файда китерер дип ышанабыз.

   -Гүзәл Рәдифовна, баш әйләнү дип без нәрсәне атыйбыз?

   -Вертиго (баш әйләнү) – ул шундый халәт ки, аның вакытында кешенең гәүдәсе яки тирә-ягындагы предметлар әйләнә кебек тоела. Чынлыкта исә – алар хәрәкәтсез. Бу иң киң таралган мөрәҗәгатьләрнең берсе. Мондый организмда барган күңелсез тойгылар кешедә курку-борчылу уята һәм, әгәр даими кабатлана икән, кешедә патология тудыра. Шуңа да даими кабатланган баш әйләнүләрнең сәбәбен ачыкларга кирәк.

   Диагноз куюга килгәндә, баш еш әйләнү – ул бик күп төрле чирләрнең билгесе булуы мөмкин. Һәм аны барлыкка китергән сәбәпләр дә күп. Менә шуңа күрә дә диагностика комплекслы рәвештә үткәрелергә тиеш.

   Белгечләр моның өчен төрле ысуллар куллана:

  • Физикаль тикшерү – табиб пациентның чиргә бәйле зарын игътибар белән тыңлый;
  • Гомум кан һәм бәвел анализын тапшыру;
  • Биохимик анализ тапшыру (баш әйләнү кан сывороткасында тимер дәрәҗәсе төшү белән еш бәйле була);
  • Рентген – муен умырткасы остеохондрозын ачыкларга ярдәм итә;
  • Баш мие кан тамырлары УЗИын үткәрү – кан тамырлары һәм кан агышы халәтен тикшерү;
  • Магнит-резонанс томографиясен үтү – ялкынсыну процессларын, атеросклерозны, шешләрне һ.б. ачыкларга ярдәм итә;
  • ЭКГ – йөрәк белән бәйле проблемаларны ачыклый, чөнки алар еш кына баш әйләнүгә сәбәпче була;
  • ЭКГ – баш мие тышчасының халәтен билгеләү өчен;
  • Компьютер томографиясе – кан тамырлары һәм артерияләрнең торышын тикшерә.

   -Әйтегезче, ни өчен кемдәдер баш әйләнү җиңелчә уза, кемдер көчле һәм озайлы баш әйләнүләр белән интегә...

   -Ир-атларда һәм хатын-кызларда даими баш әйләнүләр сирәк күзәтелгәннәреннән (кинәт хәрәкәтләнүдән, агуланудан яки спиртлы эчемлекләр кулланудан) аермалы буларак, бик тә җитди чирләр белән бәйле булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә аларның билгеләрен танып белергә һәм тиешенчә дәвалану курслары үтәргә кирәк. Әйдәгез, берничәсен санап китик.

   * Неврологик сәбәпләр.

Баш әйләнү приступлары ешаю нерв ахыры, шулай ук кан әйләнеше зыянлау аркасында булырга мөмкин. Системалы вертиго, баш миенә тиешенчә кан килмәү сәбәпле,  мигрень, менингит, энцефалит, төрле шешләр, таркау склероз, эпилепсия, инсульт һ.б. авыр чирләргә китерергә мөмкин.   

   *Лор-патологияләр. Хроник баш әйләнү – вестибуляр аппаратның ялкынсынуына китерә. Бу очракта еш кына хроник күңел болгану күзәтелә. Бу колакның эчке органнары травмалары, әлеге органнарның кан тамырлары ишемиясе, шуларда эренле процесслар, Меньер чире һ.б.ш. патологияләргә китерергә мөмкин.

   * Йөрәк-кан тамырлары тайпылышлары.

   Хатын-кызларда менопауза яки климакс вакытында баш әйләнү еш теркәлә. Моннан тыш, даими вертиго йөрәк һәм кан тамырлары чирләре булганда, аритмия һәм шикәр диабеты, калкансыман биз авырулары булганда, кан басымы күтәрелгәндә барлыкка килергә мөмкин.

   *Психоэмоциональ характерлы тайпылышлар.

   Алар еш кына тышкы факторларда яшеренә. Болар – стресслар, дулкынланулар. Артык хис-тойгыларга бирелүче кайсыбер ханымнарга, мәсәлән, башлары әйләнә кебек тоела-тоела, бу тойгы хроник характер алырга мөмкин. Мондый халәт үзен еш кына тахикардия, еш сулыш алу, кулларның һәм аякларның хәлсезлеге белән сиздерергә мөмкин.

   -Редакция почтасына килгән хатлар арасында баш әйләнүгә зарланып язганнары да шактый. Шулай ук еш очрыймы бу чир?

   -Баш әйләнү – теләсә кайсы яшьтәгеләр арасында иң еш очраучы бәлаләрнең берсе. Күптән түгел үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә: сораштыруларда катнашкан 30 меңнән артык кеше арасында, баш әйләнү очраклары якынча 17 процент тәшкил итә. Ә инде 80 яшьтән арткан өлкәннәр арасында бу күрсәткеч 39 процентка җитә. Бик тә җитди саннар бит бу!

   Баш әйләнүләрнең бер төре – позицион баш әйләнү (ПГ). Ул, нигездә, башның билгеле бер торышында күзәтелә. Бу очракта пациент, мәсәлән, торганда яки, киресенчә, ятканда, кайчак бер як яннан икенчесенә борылып ятканда баш әйләнүенә зарлана. Шулай ук башны артка ташлаганда яки башны игән чакта дөньяның зырлап әйләнүе хакында белдерүчеләр бар.

   Позицион баш әйләнүнең төрле вариантлары бар.

   Мәсәлән, яман булмаган пароксизмаль позицион баш әйләнү (ДППГ) – иң еш очраганы. Табибка позицион баш әйләнү зары белән килүчеләрнең 90 процентында шул теркәлә. Яман булмаган характерлы баш әйләнү 30-50 процент кешедә чагыштырмача тиз, 1 ай эчендә үзеннән-үзе дә үтәргә мөмкин. Ләкин... кемдәдер ул озак еллар буена дәвам итә.

   -Чир нидән барлыкка килә?

   -Симптоматик очраклар еш кына  баш травмалары алу (17 процент) яки вестибуляр нейронит (15 процент) аркасында барлыкка килә. ДППГ шулай ук төрле сәбәпләр аркасында озайлы вакыт урында яткан кешеләрдә теркәлә.

   Әйткәндәй, ДППГ кеше гомеренең төрле чорында барлыкка килүе мөмкин, ә менә чирнең идиопатик формасы, нигездә, олыгая төшкәч – 60-70 яшьлекләрдә еш очрый.

   Үзәк позицион баш әйләнү (ЦПГ) яки үзәк позицион синдром чагыштырмача сирәк очрый, башы әйләнү белән интегүчеләрнең нибары 5 процентында. Аның “сигналны үзәктә эшкәртү” бозылу, ягъни, баш миенең вестибуляр структуралары бозылганда барлыкка килүе билгеле.

   -Укучыларыбызга чирнең кайсыбер билгеләре турында сөйләп китегез әле?

   -ДППГ башның яки гәүдәнең торышын үзгәрткәндәсистемалы (әйләнүле) баш әйләнү белән билгеләнә. Бу халәт, гадәттә, 1 минуттан артмый. Шул ук вакытта күңел болгану, хәтта косу күзәтелергә мөмкин. ДППГ булганда ишетү сәләте кимеми, колак шауламый, неврологик билгеләр булмый. Әгәр чир озак дәвам итә икән, пациент яшәү рәвешен үзгәртә, гадәти шөгыльләрен чикли, шулай итеп баш әйләнү приступларын киметергә омтыла. Пациентлар еш кына башларында авырлык тоя, күңел болгануга зарлана, тигезлекне-тотрыклыкны саклау авырлашуы хакында әйтә.

  Үзәк позицион баш әйләнүгә килгәндә (ЦПГ яки ЦПС), аларга инсульт, баш сөягенең арткы чокырындагы шешләр, таркау склероз,  һ.б. чирләр китерергә мөмкин. Шуңа да бу диагноз куелу шиге булса, пациентның баш миенә магнит-резонанс томографиясе үткәрелә.

   -Ә дәвалауга килгәндә, хәлләр ничек тора?

   - ДППГ диагнозы куелганда, аны дәвалау катлаулы саналмый, озайлы вакыт медикаментлар эчү һәм шаккатмалы корылмалар файдалану да таләп ителми. Мәсәлән, “репозицион маневрлар” –  бик нәтиҗәле ысул. Ул башны билгеле бер эзлеклелек белән боргалаудан гыйбарәт. Шул вакытта рецепторларның патологик “тынгысызлыгы” җайга салына.

   Еш кына безгә башы берникадәр вакыт элек әйләнгән һәм инде әйләнүе кимегән яки туктаган кешеләр мөрәҗәгать итә. Әгәр тукталмаган икән, шунда ук “репозицион маневр” ысулы кулланыла. Әгәр кеше аны авыр кичерә икән, вестибуляр супрессантлар билгеләнә.

   Эш тәңрибәмнән чыгып бер мисал китереп үтим әле. Безгә 52 яшьлек бер ханым мөрәҗәгать итте. Аңа еш кына, үзе булган бүлмә асты-өскә килердәй булып, әйләнгәндәй тоела икән. Бу тойгы 1 минут чамасы дәвам итә, аннан узып китә. Ә баш әйләнү вакытында ханымнының куллары суына, ул җан тиргә бата, кайчагында косу да интектерүе билгеле булды.

   Бу халәте тиз узгач, ханым табибка бармаган һәм 5 ел буена (! ) шулай интегеп яшәгән. Сораштыра торгач шул билгеле булды: мондый баш әйләнү приступлары анда башын артка ташлаган саен кабатлана икән. “Центрифугадагы кебек” баш әйләнү анда муен-иңбаш зонасына массаж ясатканнан соң башланган.

   Пациентка безнең дәваханәнең неврология бүлегенә дәваланырга салынды, бу чир вакытында билгеләнә торган дәвалау курслары үтте. Нәтиҗәдә, соңгы 2-3 ел дәвамында утырган килеш кенә йоклап, төнлә еш уянган, приступлар кабатланудан куркып, йортыннан чыкмаска тырышкан, йөргән чакта куркып кына, һәр адымын исәпләп баскан, “җилкәсенндә йөк төялган” хисе белән интегүче бу ханым, дәваланганнан соң нормаль тормыш белән яши башлады. Соңрак ул психотерапевтта медикаментоз дәлау курсы үтеп, “борчылу белән бәйле тайпылыш” диагнозыннан да арынды.

                                                    (Дәвамы бар).

                                   Гөлара Арсланова.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: