СПИД, соңгы елларда, үлемгә илтүче чирләр исемлегеннән төшеп калып, хроник авырулар исемлегендә урын алды.
Шулай да теләсә нинди инфекция эләгү дә мондый чирлеләр өчен зур хәвеф тудыра. Соңгы тикшерүләр шуны күрсәтә: алар йөрәк-кан тамырлары чирләренә аеруча бирешүчән булалар икән.
ВИЧка ия пациентларда атеросклероз барлыкка килү хәвефе аеруча арта бара, ди белгечләр. Ир-егетләргә исә аеруча сакланырга кирәк.
-Шунысын да онытырга ярамый, деменция барлыкка килү хәвефе дә, бу чир белән авыручыларда, чирләмәүчеләргә караганда, 58 процентка артыграк очрый һәм ул аларда 10-11 елга иртәрәк башлана,- диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларда.
Фото: ookod.ru