Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 Май 2023, 17:10

Гаиләгә иң кирәкле ярдәм

Яшь галим Артур Хөсәенов дәүләт ярдәменнән файдаланган.

Кирәкле ярдәм
Кирәкле ярдәм

Башкортстан яшь галимнәргә һәм югары уку йортлары укытучыларына дәүләт ярдәме чараларын киңәйтә. 2022 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикабызның яшь галимнәренең стажировкаларына һәм торак шартларын яхшыртуга 200 миллион сум бүлеп бирергә боерды.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне алучыларның берсе - Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы Башкорт дәүләт медицина университетының медицина-профилактика эше курсы белән гигиена кафедрасы ассистенты Артур Хөсәенов.

Артур Эдуард улы 1994 елның 29 мартында Октябрьский шәһәрендә туган. 2012 елда Октябрьский шәһәренең 9 нчы урта гомум белем бирү мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Балачактан табиб булган картәнисе эзләре буенча барырга - табиб булырга тели. 2018 елда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университетының биология бүлеге белән медицина-профилактика факультетын тәмамлый. Арытаба "Коммуналь гигиена" белгечлеге буенча ординатура үтә. Соңыннан гигиена белгечлеге буенча аспирантурада укый. Гигиена кафедрасында өстәмә белем бирү институның медицина-профилактика эше курсы белән ассистент вазифасында эшли. Әлеге көндә медицина-профилактика факультетының биология бүлеге белән практика буенча мөдире булып эшли.

-Минем фәнни эшчәнлегем балаларның һәм яшьләрнең физик үсешен, физик әзерлеген һәм туклануын өйрәнү белән бәйле. Ярдәм алу минем өчен, әлбәттә, көтелмәгән яхшы хәбәр булды. Мин ярдәм алачагыма тулысынча ышанмадым. Мондый ярдәм минем гаиләмнең торак шартларын яхшыртырга, ягъни алынган акчаларны ипотеканы өлешчә түләүгә юнәлтергә мөмкинлек бирде.

Хәзерге вакытта республикада яшь галимнәргә ярдәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу республикада галимнәр санын арттырырга, аларның фәнни нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба мин кандидатлык диссертациясен якларга һәм кафедрада фәнни һәм педагогик эшне дәвам итәргә ниятлим, -диде яшь галим.

Артур Хөсәеновның 25 фәнни һәм методик хезмәте бар. Агымдагы елда кандидатлык диссертациясен якларга планлаштыра. Яшь галимгә уңышлар телибез. Хөкүмәт тарафыннан да ярдәм булуы аларга алдагы эшчәнлекләрендә көч һәм дәрт биреп тора.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: