Республикада агымдагы елның 18 маеннан 20сенә кадәр Халыкара Гаилә көне кысаларында “Сәламәт Гаилә – cәламәт Республика” дип аталган акция үткәрелә.
Акция гаиләләрне саклау, балаларның,үсмерләрнең, халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларны иртә кисәтү максатын күздә тота.
Бу көннәрдә республиканың медицина оешмалары Сәламәтлек Үзәкләрендә балаларны, үсмерләрне, олы кешеләрне кабул итәләр. Консультацияләр бирүләр, профилактик тикшерүләр оештырылачак. Шулай ук табиблардан авыруларны кисәтү, заманча алымнар кулланып, дәвалану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, саулыкны саклау һәм ныгыту буенча киңәшләр алачаклар.