Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 Май 2023, 13:45

“Вакцина бетте”, диләр

Уфада кайсыбер авыруларга каршы вакцина кытлыгы күзәтелә.

“Вакцина бетте”, диләр
“Вакцина бетте”, диләр

   Уфада кайсыбер авыруларга каршы вакцина кытлыгы күзәтелә.  Менә тагын зарланулар арткан.

   Уфада яшәүче ханым поликлиникада балалар өчен талпан энцефалитына каршы вакцинаның икенче компонентын эшләүдән баш тартуларына зарланып язган. Алар ханымга:  “Вакцина юк”, - дигәннәр.

   "Балаларга  талпан энцефалитыннан беренче прививканы 5 апрельдә  ясадылар. Икенчесенең вакыты җитте, ә миңа вакцина бетте диләр. Инструкция буенча талпанга каршы прививканы ел дәвамында эшләтергә мөмкин, яз һәм көз айларында гына түгел.

   Алдагы айда балалар белән  эндемик районга барырга планлаштырабыз.Талпан энцефалитына каршы прививка эшләтергә  булышыгызчы. Зарларым Уфаның 4 нче шәһәр балалар поликлиникасына кагыла", — дип язган Тоня Х.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: